2025 елдан башлап Социаль фондның Татарстан бүлеге республикада яшәүче 126 меңнән артык кешенең пенсияләренә автомат рәвештә өстәмә түләүләр билгели
Россия Социаль фонды бүлеге тарафыннан 126 026 мең татарстанлының иминият пенсияләре гаризасыз өстәмә билгеләү исәбенә арттырылган. Алар арасында 80 яшькә җиткән 117 меңнән артык пенсионер һәм 1нче төркем инвалидлыгы булган 9 меңнән артык граждан бар.